Конспект итогового занятия в второй младшей группе.
Хасимова Чулпан Максумзяновна
Воспитатель МБДОУ № 76
Республики Татарстан, города Нижнекамска.
Конспект урока для 1 класса «Страна математики»
Математика.
Тема: Математика иленә сәяхәт.
Максат: 1. Геометрик фигураларны аера белүләрен, предметларны тарлыгы, киңлеге буенча аера белүне ныгыту.
2.
фигураларны танып әйтә белүне, гади җөмләләр төзеп куллануны ныгыту.
3. Бер — күп төшенчәсен танып белү һәм җавап бирүгә ирешү.
4. Бер-берсенә карата ярдәмчел һәм дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү.
5. Кызыксыну уяту.
Сүзләр өстендә эш:
тар,киң, сикереп, атлыйбыз, алан, басма , төзибез.
Җиһазлау:
Ике елга, берсе тар икенчесе киң. Матур итеп бизәлгән алан: агачлар,чәчәкләр, аю, куяннар, керпе, кәрзин, геометрик фигуралар. Күчтәнәчләр.
Методик алымнар:
Тар һәм киң елга аша чыгу. Ленталар ярдәмендә “тар”, “киң” чагыштыру ысулларын ныгыту.
Йомшак уенчыклар ярдәмендә “бер” һәм “күп” төшенчәләрен ныгыту
Хәрәкәтле уен “Куянкай”.
Балаларның урыннарында индивидуаль эшләре.
Керпегә өй төзеп бирү, ярдәм күрсәтү.
Йомгаклау, мактау, күчтәнәч тарату.
Кабул итү бүлмәсеннән тезелешеп балалар керә.
Балалар без сезнең белән сәяхәткә барабыз. Әйдәгез әле җыр җырлап алыйк:
Сәяхәткә барабыз,
Урман аша чыгабыз,
Ля-ля-ля ля-ля-ля
Аланлыкка чыгабыз.
Каршыда тар елга.
Карагыз әле безнең каршыда елга? Нинди елга?
Тар елга.
Каршыда тар елга.
— Балалар бу елга аша без ничек чыгыйк икән?
— Сикереп чыгабыз.(атлап)
— Дөрес, без бу елганы сикереп чыга алабыз, чөнки, ул тар елга. Әйдәгез сикереп чыгыйк әле барыбыз да. (сикереп чыгалар)
Алда киң елга.
Балалар алдыбызда тагын бер елга ага, бу нинди елга?
Безнең алда киң елга.
Дөрес, безнең алда киң елга, инде нишлик икән балалар? Сикереп чыга алмыйбыз бит, чөнки ул киң.
Басма аша икенче якка чыгабыз.
Басма аша балалар елганы чыгалар. Сәяхәт дәвам итә. Алар бик матур аланга килеп чыгалар (бер аю, күп куяннар утыра; чыршылар үсеп утыра, чәчәкләр чәчәк атканнар.)
Балалар карагыз әле нинди матур алан, монда нәрсәләр күрәсез?
Аю һәм куяннар күрәбез.
Ничә аю?
Бер аю.
Ничә куян?
Күп куяннар.
Дөрес, булдырдыгыз. Әйдәгез әле без бергәләшеп “Куянкай уены уйнап алабыз”.
-Күрсәт әле үскәнем ничек куян сикерә?
—Менә шулай, менә шулай куян сикерә.(балалар сикереп күрсәтәләр)
— Күрсәт әле үскәнем ничек куян колагын селкетә?
— менә шулай, менә шулай колагын селкетә. (кулларын баш очына куеп селкетәләр)
-Күрсәт әле үскәнем ничек балалар өстәл артына утыралар?
— Менә шулай, менә шулай балалар урыннарга утыралар. (барысы да өстәл артларына барып утыралар)
— Балалар мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле:
“Урманда фыт-фыт итеп йөри
Энәләренә гөмбә чүпли.”
(Керпе.)
Керпе.
Дөрес, беләсез икән балалар. Карагыз әле безгә урманнан кунакка кем килгән?
Безгә кунакка керпе килгән.
Әйе, керпе килгән. Ул яшәргә матур өй кирәк, ди керпе. Әйдәгез әле без бергәләшеп керпегә өй төзеп бирик әле. Сезнең алдыгызда, савытта геометрик фигуралар салынган, карагыз әле нинди фигуралар бар анда?
Тәрбияче геометрик фигураларны берәм- берәм күрсәтә, балалар әйтеп баралар.
Квадрат, түгәрәк, өчпочмак.
Бу фигуралардан ничек өй төзеп була икән? Әйдәгез төзеп карагыз әле.
Балалар өй төзиләр, тәрбияче араларында карап йөри. Дөрес ясаганнарын мактый.
Молодцы балалар, әйдәгез мин дә сезгә булышам.
Тәрбияче тактада зурырак геометрик фигуралардан, балалар ярдәме белән өй төзеп күрсәтә.
Менә нинди матур өй килеп чыкты безнең, бергәләп дус-тату эшләгәч. Керпе сөенеп сезгә бик зур рәхмәт әйтә.
Балалар без сезнең белән нәрсәләр эшләдек? Кайда бардык?
Сәяхәткә бардык. Керпегә өй төзедек.
Нинди елгалар аша чыктык?
Тар һәм киң елга аша чыктык.
Аланда нәрсәләр күрдек?
Аю, куяннар.
Ничә аю? Ничә куян?
Бер аю, күп куяннар.
Дөрес, сезгә сәяхәт ошадымы? Балалар керпе сезгә буш кул белән килмәгән, карагыз әле нинди матур кәрзин. Ниләр алып килде икән керпе дус безгә? Ул урманнан гөмбәләр җыеп килгән, авыз итеп карагыз әле. Тәрбияче балаларга “гөмбә” печенье тарата.
Балалар әйдәгез керпегә рәхмәт әйтәбез.
Рәхмәт керпе.
Балалар керпегә китергә кирәк, ул үзенең яңа өенә ашыга. Әйдәгез саубуллашыйк керпе белән.
Сау бул керпе!
Список литературы
Авторская работа.